2014 елның 19 сентябре көнне Татарстан Республикасының Әлмәт, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Чистай муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында” видеоконференция режимында эш киңәшмәсе үтте.
Киңәшмә барышында күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле өстәмә җир кишәрлекләрен формалаштыру, кадастр исәбенә кую эшләрен тизләтү тәкъдим ителде.