2014 елның 22 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестры турында нигезләмәсен раслау турында” карары гамәлгә керә.
Яңа нигезләмә Реестр исәбе объектларын билгели: күчемсез милек, шул исәптән җир кишәрлекләре, биналар, корылмалар, бина эчедәге бүлмәләр, тәмамланмаган төзелеш объектлары, шулай ук транспорт чаралары, материаль булмаган активлар, бәясе 200 мең сумнан артык булган күчемле милек, берәмлек өчен беренче бәясе 200 меңнән сум ким булган күчемле милек, акчалата салу. Яңа нигезләмә ярдәмендә Реестрга кертелгән объектлар турындагы мәгълүматны ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү бердәм системасы аша алу һәм бирү мөмкин булачак.