ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан ТР буенча дәүләт теркәве, кадастры Федераль хезмәте идарәсенә Сарман районында урнашкан ике складны республика милкенә теркәү өчен документлар тапшырылды. Бу складларны гражданлык оборонасы милкен урнаштыру өчен кулланачаклар.