07.10.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 16 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 734 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 68е аттестатларны 2014 елны алды.