ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Россиякүләм урман утыру” акциясендә катнашты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

       Узган шимбә, 11 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       Исегезгә төшерәбез, бу акция инде дүртенче ел үткәрелә. Урман утырту көне беренче тапкыр 2011 нче елны Берләшкән милләтләр җәмгыяте игълан иткән Халыкара урман елында үткәрелгән иде.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча язгы һәм көзге урман утырту чараларында республикада 1,35 млн. артык кеше катнашкан, 7 млн. данәдән артык утырту материалы кулланылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International