2014 елның 14 октябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү юлы белән Сарман районының Җәлил бистәсендә урнашкан дәүләт күчемсез милеген сату буенча аукцион үткәрелде.
Сатуда 3 кеше катнашты. Беренче лот 967,8 мең сумга, икенче лот - 641,5 мең сумга сатылды. Сатудан кергән 1 миллион 609,3 мең сум Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.