Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2014 елның 17 октябре, җомга

       Кичә, 2014 елның 17 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Мәгълүматлаштыру бүлегенә әйдәп баручы белгеч;

·        Җир категорияләрен үзгәртү бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        кадастр мөнәсәбәтләренең хокукый тәэмин итү бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 9 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Пахмутов Илья Виктор улы;

·        Хайруллина Лиана Ринат кызы;

·        Морозов Владлен Владилен улы конкурста җиңеп чыктылар.

 

       Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International