Кадрлар резервына үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясалды

2014 елның 17 октябре, җомга

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кадрлар резервына түбәндәге вазифалар буенча үткән конкурсның 2 нче этабы узды:

·        Хокук идарәсе җитәкчесенә;

·        Җир ресурслары идарәсе җитәкчесенә;

·        Хокук идарәсенең муниципаль мөлкәт мунәсәбәтләрен формалаштыру һәм методология  бүлеге җитәкчесенә.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 6 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

- Воронина Евгения Алексей кызы;

- Галиев Артур Ирек улы;

- Мусина Алина Фәрит кызы конкурста җиңеп чыктылар. 

       Конкурста җиңүчеләр күрсәтелгән вазифалар буенча Министрлыкның кадрлар резервы реестрына кертеләчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International