Газ тутыру объектлары төзү өчен җир кишәрлекләре бирү турында

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

       Бүген, 22 октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең газ сәнәгате оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә автоматлашкан газ ягулыгы тутыру станцияләре урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш барышы сораулары каралды.

       Бүгенге көндә Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендәге җир кишәрлекләрен арендалау килешмәләре имзаланган. Коммуникацияләр өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш алып барыла. Шәхси милектә булган җир кишәрлекләре белән проблемалар бар.

       Моннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Алабуга, Алексеевск шәһәрләренең үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән 8 җир кишәрлеге сайланылды. Бу җир кишәрлекләрен раслау һәм тагын ике җир кишәрлеген сайлау буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International