ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан устав капиталында республиканың 100 % өлеше булган акционерлык җәмгыятьләренең директорлар советын яңарту буенча эш алып барылды. «Таттеплосбыт», «Гостиница «Юл», «Таткоммунпромкомплект», “ТР энергия саклау технологияләре үсеше һәм инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше идарәсе”, “Юл хәрәкәте иминлеге” ААҖ директорлары советының яңа составы расланды.
“ТР Үзәк дипозитариясы” һәм «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе” ААҖ директорлары советы составын яңарту буенча чираттан тыш акционерлар җыелышлары билгеләнде.