29.10.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ведиоконференция режимында татарстан Республикасының муниципаль районнары белән ятим балаларга бирелергә тиешле йортларны кулланылышка кертү сроклары турындагы сораулар каралды.
Онлайн режимда муниципалитетларның башкарма комитеты җитәкчеләренең чыгышлары тыңланылды.