ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.
30.10.2014 көнгә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасының 18 муниципаль районында һәм Казан шәһәренең Совет һәм Авиатөзелеш районы территорияләрендә урнашкан “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау буенча тиешле карар кабул итте.
Хәзерге вакытта Алексеевск, Әлки, Апас, Кама тамагы, Нурлат (өлешчә), Спасс, Чистай (өлешчә) “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ документларына һәм Баулы муниципаль районы территориясеннән үтүче Чуваш Республикасы газүткәргече буенча документларга экспертиза ясала.