ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2014 елның 31 октябре, җомга

       Утырыш барышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреевның Татарстан Республикасында җирләргә кадастр бәясе үткәрү сораулары буенча чыгышы тыңланылды. Бу тема совет утырышында кызу әңгәмә кузгатты. Чөнки кадастр бәясе нәтиҗәләре эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләренә кагылган кебек гади гражданнарга да кагыла.

       Шулай ук утырышта татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгышы тыңланылды һәм көн тәртибенә куелган башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International