ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кушуы буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә тикшерү максатыннан ятим балаларга бирелгән фатирларга йөреп чыктылар.
Тикшерү нәтиҗәсендә кагыйдә бозу фактлары билгеләнмәде.