ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан мәдәни мирас объекты – Казан шәһәренең Гладилов ур, 49 адресы буенча урнашкан XIX гасырның беренче яртысында төзелгән Алафузов театры бинасы кулланылышы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә бу бинаның “Йолдызлык” ДБУ оператив идарә итү хокукында булуы ачыкланды. Шулай ук бина элекке кулланучы – “Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы Казан татар дәүләт теарты” ДБУ тарафыннан эксплуатацияләнүе ачыкланды.