26.11.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 13 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 749 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 81 е аттестатларны 2014 елны алды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 2015 елның 22 гыйнварында үткәреләчәк.