Газ тутыру объектлары төзү өчен җир кишәрлекләре бирү турында

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

       Бүген, 10 декабрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында видеоконференция режимында муниципаль районнарның башкарма комитетлары, Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм газ сәнәгате оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә Чаллы, Әлмәт,Лениногорск, Азнакай, Алабуга,Алексеевск шәһәрләре территорияләрендә автоматлашкан газ ягулыгы тутыру станцияләре урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш барышы сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International