12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә – 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

       Иртәгә, 12 декабрьдә – Россия Федерациясе  Конституциясе Көнендә – РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк.

       Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү;

дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү;

акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү;

хосусыйлаштыру белән идарә итү;

эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү.

       Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International