2014 елның 11 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кадрлар секторы мөдиренә кадарлар резервы сайлау буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Конкурста 3 претендент катнашты. Эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурста Газизов Ринат җиңеп чыкты.
Моннан тыш кайбер дәүләт хезмәткәрләре вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырдылар.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча бу хезмәткәргә тиешле класслы чиннар биреләчәк.