Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үтте

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

       12 декабрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр РФ Конституциясе көнне Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үтте.

       Гражданнар мөрәҗәгате төрлехарактерда: җиир кишәрлекләрен шәхси милеккә теркәү, арендалау, җир категорияләрен үзгәртү, җир кишәрлекләре һәм күчемсез милекнең кадастр бәясен билгеләү, авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру, ТР Дәүләт милке Реестрыннан өземтә бирү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар булды.

       Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минитсрлыгы белгечләре тарафыннан тиешле җаваплар бирелде.       

       Шуны билгеләргә кирәк, гражданнардан гаризалар  ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә кабул ителделәр, һәм җаваплар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International