ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча очрашу узды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

       Очрашу барышында 19.12.2014 “Бирмәскә дә, алмаска да” дип исемләнгән социаль мөһим проектны тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” һәм “ТР яшьләр союзы” регион иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды.

       Очрашу барышында яшьләр оешмалары активистлары министрлыкта алып барыла торган коррупциягә каршы эш барышы белән таныштылар. Үз чиратында алар министрлык хезмәткәрләрен оешмаларының төп юнәлешләре, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш буенча алып барган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

       Киңәшмәдә министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре һәм минитср урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International