Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтлре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталыннан файдалану буенча конкурсында актив катнашучыларны бүләкләде. Конкурс министрлыкта 26 июньнән башлап 30 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Конкурста җиңүчеләр:
1 урын – Дмитрий Бочкарев, мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе;
2 урын – Рөстәм Шәмеев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары;
3 урын – Алинә Мусина, Хокук идарәсенең әйдәп баручы ведущий консультанты.