Иҗтимагый совет утырышы

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

       2014 елның 25 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта оештыру сораулары каралды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре каршындагы Иҗтимагый советка яңа рәис итеп РКХ-2 баш табибы Рәшит Абашев сайланды. Аның урынбасары итеп “Милли сәүдә маркасы” ДУП директоры Илсур Сафиуллин, сәркатибе итеп – ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры – Олег Булгаков сайланылды.

       Иҗтимагый совет эшендә министр урынбасары Фәрит Мусин һәм министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International