ТР Министрлар Кабинеты боерыгын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләренең яңа микрорайоннарында дәүләт контракты буенча гомуми практика табибларына бирү өчен фатирлар сатып алынды. ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан бу фатирларны дәүләт милкенә теркәү өчен документлар тапшырылды.