Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 799 миллион 100 мең сум салым булмаган табыш керде

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

       Бүген, 19.01.2015,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2014елда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2014 елның 12 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 799 миллион 100 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 101,56 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 104,31 миллион сум - план 107,2 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 33,8 миллион сум – план 112,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 159 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 14,52  миллион сум акча кергән - план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 81,74 миллион сум – план 100,6 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 88,91  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

акцияләр сатудан – 264,46 миллион сум – план 100 % ка;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 51,73 миллион сум табыш кергән– план 100,5 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International