Республикада 758 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       21.01.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 19 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 18 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 758 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 9 ы аттестатларны 2015 елны алды.

       Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 25 февральдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International