Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

       Кичә, 2015 елның 22 гыйнвары көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесенә;

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенә әйдәп баручы консультант.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 10 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Морозов Владлен Владил улы;

·        Кадырова Гөлнара Васил кызы;

·        Потапова Айгөл Хапбан кызы конкурста җиңеп чыктылар.


       Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International