Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 92 миллион сум салым булмаган табыш керде

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

       Бүген, 09.02.2015,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның гыйнвар аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 92 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бер айда бюджет йөкләмәсе 41,13 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 3,89 миллион сум - план 11,2 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 2,86 миллион сум – план 11 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 65,16 миллион сум – план 434,4 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 0,08  миллион сум акча кергән - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 20 миллион сум табыш кергән– план 42,1 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International