ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы - 2015” спорт ярышларында катнаштылар

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

       2015 елның 8 феврале көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында “Россия чаңгы юлы - 2015” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә чаңгы ярышларында актив катнаштылар. Бу елны чаңгы ярышлары Сочи шәһәрендә узган кышкы Олимпия уеннары еллыгына багышланды.

       Төп массалы старт Залесный бистәсендәге “Кояшлы” сәламәтләндерү лагере янындагы мәйданда үтте. Бу чара кысаларында VIP, югары һәм урта уку йорты студентлары, Казан шәһәре районнарында яшәүчеләр ярышта старт алдылар.

       Бу чараның алда республикада чаңгы спортын популярлаштыруга йогынтысы зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International