ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен башкару максатыннан ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан Короленко урамы, 52а адресы буенча урнашкан “Элекон заводы” ААҖ кулланылышында булган тулай торак бинасындагы 169,5 кв.м. мәйдандагы дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт милке канәгатьләнерлек хәлдә дип табылды. Хәзерге вакытта фельдшерлык сәламәтлек пункты булдыру өчен ремонт эшләре алып барыла.