Әлки районында кирпеч заводы төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру кысаларында 11.02.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бу муниципаль районда гомуми мәйданы 300 га булган җир кишәрлеген сату сораулары буенча киңәшмә узды.
Бу сорау буенча фикер алышу өчен Әлки районының Башкарма комитеты вәкилләре чакырылды.
Киңәшмә барышында Әлки районының Башкарма комитетына бу җирне сату буенча “юл картасы” төзү эше тәкъдим ителде.