КФУ Биология һәм фундаменталь медицина институтының тәҗрибәләр бинасын урнаштыру өчен җир кишәрлеге тапшыру сораулары каралды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Казан шәһәре К. Маркс ур., 74 адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген тәҗрибәләр бинасын урнаштыру өчен КФУның Биология һәм фундаменталь медицина институтына тапшыру соравы буенча киңәшмә үткәрелде.

       Тәҗрибәләр бинасын урнаштыру өчен Казан медицина университеты территориясендәге (189,36 кв.м) һәм «Ак Барс Основа» ААҖ милкендәге (244,15 кв.м) җир кишәрлекләре кирәк.

       Киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу җир кишәрлекләрен КФУ Биология һәм фундаменталь медицина институты карамагына тапшыру мөмкинлекләрен карау һәм тапшыру чаралын күрү юлларын табу тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International