20.02.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында җир кишәрлекләре теркәү өчен “220-285 км участогында Миннебаево-Казан газүткәргечен реконструкцияләү” инвестицион проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде.
Бу сорау буенча сөйләшүгә Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнаштылар.