ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан газ тутыру объектлары төзү өчен җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итә

2015 елның 20 феврале, җомга

       Бүген, 20 февраль көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда газ ягулыгыннан файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эш группасы утырышында чыгыш ясады. 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан газ тутыру объектлары төзү өчен муниципаль районнарда җир кишәрлекләре бирү эшен координацияләде.

       Җирле узидарәләр һәм “Газпром газомотор ягулыгы” ҖЧҖ берлектә башкарган эше нәтиҗәсендә 2015 елда газ тутыру объектлары төзү өчен Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләренә җир кишәрлекләренә аренда озайтылды. Азнакай, җАлексеевск, Алабуга, Лениногорск шәһәрләрендә аренда срогын озайту эше төгәлләнеп килә. Казан шәһәрендәге ике җир уишәрлеге буенча карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International