26.02.2015 көнне “Казан «Сәнәгать паркы» ААҖ яңа директорлар советы киңәшмәсе узды. Директорлар советы рәисе итеп җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов сайланды.Яңартылган директорлар советы составына шулай ук бәйсез директорлар – Илсур Сафиуллин (“Милли сәүдә маркасы” ДУП генераль директоры) һәм Камияр Байтимеров (ТР крестьян хуҗалыклары һәм фермерлары Ассоциациясе рәисе) дә керде.
Киңәшмәдә 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычлар буенча генераль директор Олег Власов доклады тыңланылды.