Төрләре Россия Федерацииясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган объектларны урнаштыру шартлары һәм тәртибен карау буенча киңәшмә үткәрелде

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт һәм муниципаль милектә булган, төрләре Россия Федерацииясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган объектларны урнаштыру шартлары һәм тәртибен карау буенча киңәшмә үткәрелде. 
       2015 елның 1 мартында гамәлгә кергән РФ Җир Кодексының V.6 главасы нигезендә , серветутлар һәм җир кишәрлекләрен бирмичә генә дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләренә урнаштырылырга мөмкин объктлар төрләре исемлеге расланылды.
       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан эшләнелгән актлар нормативы киңәшмәдә каралды һәм кертелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, ТР МК карар проектына төзәтмәләр кертергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International