2015 елның 05 марты көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Торак күчемсез мөлкәт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары бүлегенә әйдәп баручы консультант.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 11 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Петрухина Ирина Александр кызы;
· Белка Вера Виктор кызы;
· Кузьмин Алексей Михаил улы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!