Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 2015 елның 7 мартында ел сан дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы сезоны ачылды.
Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексында үткән чаңгы ярышларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Татьяна Дернова (Берләштерү-аналитик бүлеге), Аида Дәүләтшина (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге), Марсель Минуллин (корпаратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад бүлеге), Рамил Гыйлфанов (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) якладылар. Хатын-кызлар - 1 км, ир-атлар – 3 км дистанциядә ярыштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышларда дус һәм лаеклы чыгыш ясады.