10.03.2015, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның беренче ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның февраль аена республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 234 миллион 730 мең сум акча керде. Шулай итеп, ике айда бюджет йөкләмәсе 104,94 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 10,57 миллион сум - план 30,4 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 4,42 миллион сум – план 16,9 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 173,69 миллион сум – план 1 158 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 26,01 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 20 миллион сум табыш кергән– план 42,1 % ка үтәлгән.