ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ Мөслим муниципаль районы территориясендә гомуми мәйданы 1,5 кв.м булган 363,29 км, Актаныш муниципаль районы территориясендә гомуми мәйданы 8,9 кв.м булган 2,23 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы гаризасы карала.