ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Казан шәһәре, Модельный ур., 10 адресы буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
9 катлы торак йортның 1 нче катында гомуми мәйданы 62,5 кв.м «АкБарс» Банк ААБ ААҖ арендалаган торак булмаган бүлмәләр тикшерелде. Нәтиҗәләр буенча, бүлмәләрнең торышы канәгатьләнерлек дип һәм тиешенчә файдаланыла дип табылды.