ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.
2015 елның март аенда “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ Мөслим муниципаль районы территориясендә 363,29 км, Актаныш муниципаль районы территориясендә 2,23 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы гаризасы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минит\стрлыгы тарафыннан 13.03.2015 № 528-р боерыгы карар ителде.
2015 елда барлыгы 540 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм 2 кв.км мәйданнан артык алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.