2015 елның 31 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Әлки районы территориясендәге 300 га мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләрен, киләчәктә сәнәгать җирләре категориясенә күчерү өчен, кызыл балчык чыгару һәм кирпеч заводы төзү максатыннан җир кишәрлеген сату соравы буенча киңәшмә үтте.
Әлки районында кирпеч заводы төзү елына 60-90 млн. данә кирпеч чыгаруны һәм 120 эш урыны булдыруны күздә тота.