2015 елның 2-4 апреле көннәрне Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгендә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында ярыш үтте.
Татарстан Республикасының министрлык һәм ведомстволарының 28 командасы арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы – Андрей Сарыков (ТР дәүләт милке реестры бүлеге), Марат Шәрипов (кадастр мөнәсәбәтләрен хосусый тәэмин итү бүлеге), һәм Нинэлла Вафина (икътисад, хосусыйлаштыру һәм корпоратив идарә итү бүлеге) хезмәткәрләре катнаштылар.
Ярыш катнашучылары швейцар системасы буенча 9 турда (көнгә 3 әр тур) һәр катнашучыга контроль 15 минут вакыт белән уйныйлар.