07.04.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 26 Универсиада-2013 объектын канализация агызу һәм урам яктырткычлар челтәрен махсуслашкан оешмаларга тапшыру сораулары каралды.
ТР Төзелеш министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Универсиада-2013 объектларын баланста тотучы оешмалар вәкилләре катнашында челтәрләрне карауны махсуслашкан оешмаларга бирү максаты белән муниципаль милеккә тапшыру вариантлары каралды.