Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында транспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Сатуга ВАЗ-21074, ГАЗ-3102 маркалы 27 транспорт чарасы куелган иде. Шуларның 26 сы сатылды.
Куелган 27 лот буенча 7 дән алып 19 кешегә кадәр сатулашты. Нәтиҗәдә, башлангыч бәя 1,4 тапкырга артты.
Куелган 1,4 миллион сумлык башлангыч бәядән сатуга куелган автотранспорт чаралары 2,015 миллион сумга сатылды. Сатудан килгән акча Татарстан Республикасы бюджетына күчәчәк.