Татарстанның иң яхшы бәяләүче оешмаларына конкурс старт алды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

       “Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр Союзы” Партнерлыгы “2015 ел бәяләүчеләре” конкурсы оештыру комитетының берлектә үткән киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы - 2015 ел бәяләүчеләре” конкурсының башланып китүе турында хәбәр итте. Конкурса республикада булган барлык бәяләү оешмалары катнаша алалар.

       Конкурсның максатлары:

-         Бәяләү эшчәнлеге сыйфатын һәм һөнәри осталыкны үстерү;

-         “Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр Союзы” Партнерлыгын популярлаштыру;

-         Бәяләү оешмаларының уңай социаль имиджын булдыру;

-         Профильле югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр арасында һөнәрне популярлаштыру.

       Конкурс үткәрү шартлары оценщики-рт.рф,  ocenshiki-rt.ru сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International