14.04.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 845 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 33 е аттестатларны 2015 елны алды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 2015 елның 02 июнендә үткәреләчәк.