Тартып алынган җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион үткәрү турында

2015 елның 8 мае, җомга

       Федераль закон билгеләгән таләпләр нигезендә авыл хуҗалы җирләреннән  тиешле срокта кулланылмау сәбәпле ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “Тартып алынган җир кишәрлекләрен сату буенча  аукцион үткәрү турында” боерык чыгарылды.

       Бу боерык нигезендә ТР Тәтеш муниципаль районында урнашкан 30,1 га мәйданлы, шулай ук Питрәч районы территориясендәге 25 га мәйданлы авыл хуҗалыгы катерогияле җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион үткәреләчәк.

       Җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион үткәрү датасы һәм мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International