Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәге ачылды

2015 елның 24 апреле, җомга

       Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән дәүләт милке базасында Казан шәһәренең 8 Март урамы, 18 йорт адресы буенча Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тарафыннан Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәге ачылды.

       23 апрель көнне Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәгендә  Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы советының киңәйтелгән утырышы. Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре дә катнашты.

       Утырышта, ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге сорауларыннан тыш, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәт белән ярдәм итүгә республика конкурсы игълан ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International